Су спорты сарае илнең иң яхшы йөзүчеләрен җыя

5-9 нчы ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең Су спорты төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышта Россиянең 62 регионыннан 580 спортсмен катнаша. Милли чемпионат Канада чемпионатында катнашу өчен сайлап алу этабы булып тора. (6-11 нче декабрь, Виндзор шәһәре). 46 комплект бүләк уйнатыла.  

Тантаналы ачылышка 20 минут кала 5 нче ноябрьдә сәгать 17.45тә титуллы ярыш вәкилләре белән автограф-сессия узачак.

40 йөзүче арасында Татарстан җыелма командасыннан Елизавета Базарова, Динара Гимазетдинова, Дарья Головина, Олеся Корчагина, Айгөл Сагирова, Ксения Севостьянова, Валерия Соколова һәм Дарья Машковская. Академия укучысыннан 11е: Тимур Галимзянов, Михаил Горбатенко, Станислав Зацепин, Владислав Каум, Никита Королев, Александр Красных, Павел Куташев, Игорь Лебедев, Алексей Мартынов, Роман Синицын, Илья Уразов, Андрей Ушаков, Сергей Хурсанов һәм Эрнест Магсумов. Кира Володина Новосибирск өлкәсе, Кирилл Беляев – Ярославск, ә Алексей Мерзляков Удмуртия данын яклый.

Узган Европа чемпионаты нәтиҗәләре буенча Россия җыелма команда составында Красных, Королев һәм Базарова, Эрнест Магсумов. Александр Красных өчен әлеге стартлар Риодагы Олимпия уеннарыннан соң икенче. Быел йөзүчеләрнең дөнья чемпионатына юлламасы бар. Төп максат – үз өстеңдә эшләү, бирешмәү, нәтиҗәгә ирешү.

Хәзерлек ярышлары сәгать 10.00да. Ярымфинал һәм финал 5-8 нче ноябрьдә 18.00 сәгаттә, 9 нчы ноябрдә 17.00дә уза. Ярышларга керү ирекле.

Лира Сахапова/Екатерина Косурова

 

К списку