Фирая Султанова-Жданова Идел буе академиясендә мастер-класс уздыра

16 нчы декабрь Идел буе спорт һәм туризм академиясендә җиңел атлетика буенча Атказанган спорт мастеры, 1996 нчы елгы Олимпия уеннпарында катнашучы Фирая Султанова-Жданова мастер-класс уздырды.

Танылган Россия җиңел атлеты «җиңел атлетика» юнәлеше буенча студент һәм укытучылар белән Уку-лаборатор корпуста 14 сәгатьтә очраша (аудитория С205), соңыннан 15 сәгатьтә  спорт залда мастер-класс уздыра.

Белешмә

Фирая Рифкатовна Султанова-Жданова. Россия һәм Татарстан  Республикасының атказанган спорт мастеры – җиңел атлетика. Яр Чаллының мәртәбәле гражданины.

1986 нчы елдан СССР җыелма команда вәкиле, җыелма Россия команда вәкиле. Спорт мастеры нормативларын 1992 елда үтәде.

Атланта Олимпия уеннарында катнашучы (1996)

Результаты

Дөнья Чемпионаты 1992, Штутгарт 10 нчы урын-марафон йөгерү
Дөнья Чемпионаты 1999, – Севилья (Испания) – 14 нче урын
Дөнья Чемпионаты, 2001 – Эдмонтон (Канада) – 12 нче урын
Дөнья Чемпионаты, 1996, Пальма де-Мальорка - 7 нче урын - ярыммарафон
Дөнья Кубогы - 1993 - 2 нче урын
Дөнья Кубогы Кубок Мира - 1995 - 3 нче урын
Дөнья Кубогы Кубок Мира - 2001 - 2 нче урын
Европа Чемпионаты, 1994. – Хельсинки – 12 нчы урын.
Россиянең 10000 мга  күпкырлы чемпионкасы.
Халыкара марафон җиңүчесе һәм призеры.

Шәхси рекордлар: 1500 мга йөгерү – 4.13; 3000 м – 8.48; 5000 м – 15.13; 10000 м – 31.59; ярыммарафон – 1:09.29; марафон – 2:27.05.

 

 

 

К списку