Ишкәкчеләр мастер булдылар

Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары Полина Смоленская белән Елизавета Старостина, абитуриентка Лолита Гилязетдиновага Россиянең спорт мастеры исеме бирелде. Спортсменкалар белән Ишкәк ишү федераль спорт-күнекмәләр үзәге инструкторы Денис Чернов эшли.

«Икенче курс студенты Елизавета Старостина беренче сезонда катнаша һәм өченче курс студенты Полина Смоленская тәҗрибәле спортсменкалардан санала. Ул спорт мастеры исеменә лаек, Россиянең көмеш призер иясе" – дип сөйли Денис Чернов. Яңа сезонда күнекмәләр дәвам итә һәм ярышларга хәзерлек бара. 

 

К списку