Гөлнара Галавова: куратор – исем генә түгел, ул сәләт!

Студент  һәряуклап профессионал яктан үсәргә тиеш. Әлеге юнәлештә укытучы булыша. Мисалга чит телләр һәм тел гыйлеме кафедрасы укытучысы, кафедрада тәрбия эшчәнлеген башкаручы куратор Гөлнара Галавованы китерергә була. Аның җитәкчелегендә беренче курс студентлары музей, театр һәм башка тарихи милли урыннарда була.

Быел элеккеге гадәт буенча беренче курс студентлары Галиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды. Алар  татар драматурглары Туфан Миннулин белән Зөлфәт Хәким әсәрләрен сәхнәләштергән тамашада булдылар.

«Без күңелле һәм хәзерге заман өчен мөһим булган татар телендә спектаклләр карадык, - дип сөйли студентка Ульяна Григорьева. – Татар милли классикасы белән кызыксыну булды. Студентлар арасында Россиянең башка регионнарыннан да бар иде».

Россиянең башка субъектларныннан килгән укучыларга татар этнографы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыри  музеена сәяхәт кызыклы булды. Монда укучылар язучы биографиясе, болгарлар тарихы белән танышты. «Миңа бигрәк тә Каюм Насыриның шәхси кабинеты, тормыш юлы ошады», - дип сөйли академия студенты Артем Гарцев.

Студентлар рәсем сәнгате музенн да да булдылар, Константина Коровин экспозицияләре һәм авангард иҗади  рус рәссамнары Гончаров, Ларионов, Кандинский белән таныштылар.

Гөлнара Галавова үзенең студентларына файдалы һәм мавыктыргыч мәдәни сәяхәтләр тәкъдим итә. Әлеге мәдәни чаралар студентларны берләштерә, гомуми әхолакый милли темаларны берләштерә. Әлеге алган белемнәр бер-береңне аңларга һәм ишетергә ярдәм итә. Моңа төркем кураторы һәм мөгаллимәсе сәбәпче. Куратор – исем генә түгел, ул сәләт!

Евгения Воронина,

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең студентлар медиа-үзәге

 

 

К списку