Копыловлар гаиләсенең «көмеш» җиңүе

Идел буе академиясе студентларының гаилә пары Казан шәһәре яшьләр комитеты тарафыннан оештырылган «Студентлар гаиләсе» конкурсында икенче урын алды. Гимнастка Кристина белән йөзүче Константин Копыловлар финалистлар рәтенә керде.

Үзләрненең җиңүләрен бәхетле ата-ана уллары Саша белән бүлеште, видео форматта ул да катнашты.

Финалда иҗади номерлар гаиләләрнең сәләтен күрсәтте. Копыловлар гаиләсе җитди һәм профессиональ рәвештә бию куйды. Аларга бу номерда академия студенткасы, «Биюләр» телепроект катнашучысы Мария Хомутова ярдәмгә килде.

«Без әлеге төр конкурста катнашуга шат», - дип фикерләрен бүлешә Кристина Копылова, – дөресе, уку белән гаилә мәшәкатьләрен берләштерү җиңелләрдән түгел. Без күп кичерешләр һәм уңай эмоцияләр алдык. Оештыручылар безнең өчен фотосессия уздырды, яхшы атмосфера һәм истә калырлык конкурс программасы булды. Икеләтә студентларның һәм укытучыларның да ярдәме зур, соцчелтәрләрдән тавыш бирделәр. Безнең гаилә өчен конкурс яхшы тәҗрибә һәм истә калырлык вакыйга».

Аделя Саитова, Студентлар медиаүзәге

К списку