Идел буе академиясе – массакүләм физик тәрбия эшчәнлеге буенча иң яхшы белем бирү оешмасы

«Академия» концертлар залында ТРның яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгы тарафыннан нәтиҗә чарасы булды. Иң яхшы спортсмен, тренер һәм спорт оештыручыларын 2016 ел нәтиҗәләре белән бүләкләделәр. Масакүләм спорт чаралары уздыру эшчәнлеге буенча диплом Идел буе спорт академиясе ректоры Йосып Якубовка тапшырылды. «Иң яхшы спорт объекты» номинациясендә Федераль спорт-күнекмәләр гимнастика үзәге, олимпия чемпионкасы мәктәбе директоры Юлия Барсукова, Наилә Сайфутдинова «Ел үсеше» спорт проекты дипломына лаек булды.

Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасының суга сикерү буенча инструкторы Павел Муякин ел тренеры исеменә лаек булды.  ТР Президентының Рәхмәт хатын мәгълүматлаштыру министры Роман Шайхутдинов хезмәт ветераны, академиянең белем бирү менеджменты бүлеге хезмәткәре Михаил Гермогентовка тапшырды. Авыр атлетика буенча спортсменка Надежда Лихачева «Ел ачылышы» исеменә, атказанган спорт мастеры Габдыжалил Сулейманов «Ел спортсмены» титулына лаек. «2016 нчы ел спортсмены»на йөзү буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры, Риода Олимпия уеннары катнашучысы Александр Красных лаек. Спортсмен ТР Спорт министрлыгына ярдәм һәм спорт нәтиҗәләре өчен рәхмәт әйтте.

К списку