Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе Россия Федерациясе спорт Министрлыгы тарафыннан Кама дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе базасында 2010 елның июлендә XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннары Концепциясен тормышка ашыру кысаларында гамәлгә куела. Үз вакытында академия Кама дәүләт академиясе Волгоград физик тәрбия бирү дәүләт академиясе нигезендә төзелә. Вузның тарихы 1974 нче елда башлана, ул вакытта Волгоград физик тәрбия бирү дәүләт академиясе 1986 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп, институт, соңрак академия статусын ала.
Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе спорт мәктәбе, физик тәрбия укытучыларын, тренерлар, физик тәрбия-дәвалау реабилитацион үзәк хезмәткәрләре, спорт менеджерлары, профиль үзәге җитәкчеләре, спорт чараларын оештыручылар, туризм һэм сервис өлкәсе буенча белгечлекләр хәзерли.
Фәнни-укыту, трененерлык процесларын тормышка ашыру өчен Универсиада территориясендә укыту-лаборатория корпусы булдырылган. Идел буе академиясе карамагында җиде спорт бинасы исәпләнә. Алар Универсиада-2013 хәзерлек кысаларында төзелгән. Ике федераль спорт-күнекмәләр үзәге – Гимнастика үзәге һәм Ишкәк ишү спорты үзәге, шулай ук 5 уку-укыту-спорт комплексы: "Буревестник" (су йөзү бассейны һәм җиңел атлетика стадионы), Казан теннис академиясе, «Зилант» боз сарае, Бадминтон үзәге һәм Су спорты төрләре сарае. Вузның тулай тораклары Универсиада авылының «C» торак кластерында урнашкан. Универсиада авылы чит илдән килгән студентлар, җыелма команда вәкилләре, аспирантлар һәм профессор-укытучылар составы өчен бирелә.
Универсиада авылы – яшәү, уку, актив ял итү өчен төзелгән Россиянең заманча студентлар кампусыннан санала. Монда яшәү өчен бар шартлар да тудырылган. Һәр өйдә медпункт, уку класслары һәм видеозал бар. Студентлар өчен 2-4-урынлы бүлмәләр каралган.
Идел буе академиясе чыгарылыш укучылары арасында – танылган спортсменнар: өч тапкыр Олимпия уеннары призеры, атучы Светлана Демина, каршылыклар белән йөгерүче олимпия чемпионкасы һәм рекордсменка Гөлнара Галкина-Самитова, «Рубин» Казан командасы составында һәм Санкт-Петербургның “Зенит” өч тапкыр чемпионы Александр Бухаров, марафон буенча халыкара класс спорт мастеры, Атлантта Олимпия уеннарында катнашучы Фирая Султанова-Жданова, йөзү буенча халыкара класс спорт мастеры – Европа чемпионы, Афинада Олимпия уеннары катнашучы Алексей Зацепин, Пхенчханда Олимпия уеннарында катнашучы көмеш һәм бронза призер Андрей Ларьков, йөзү буенча дөнья чемпионы һәм Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында катнашучы Александр Красных һәм башкалар бар.
Академия спорт тормышында халыкара үзәк булып исәпләнә. Вузның спорт биналарында дөньяның көчле атлетлары катнашуында масштаблы спорт чаралары уза. Россиянең җыелма командалары һәрдаим рәвештә Идел буе академиясе базасында уку-күнекмәләр уздырып тора. Вуз структурасындагы Өстәмә белем бирү һәм Уку-фәнни технологияләр үзәге спортта сәламәтләндерү медицинасы белән эшли.