AAA

Файдалы каникуллар: I-Волга – Селигер - Сәләт

Идел буе академиясе студентлары җәйге ялларын файдалы итеп уздырды, белем бирү форумнарында катнаштылар. Форумны оештыручылар һәм анда катнашучылар - Денис Волков, Екатерина Кувайкина, Лиана Кузикова, Алина Сафиуллина, Марина Рузавина, Рустам Бердыев һәм Альбина Юсупзянова.

Соңгылардан үткәрелгән чара яшьләр белем бирү форумы «Сәләт» уздырылды.  «Мин волонтерлар белән эшләдем, - дип сөйли өченче курс студенты, студентлар советының «волонтерлар белән эшләү» секторы әйдаманы Лиана Кузикова. – Минем өчен бу бик файдалы эшчәнлек. Бар да яхшы итеп оештырылган иде».

 Әлеге чарага кадәр студентлар «I-Волга» белән «Селегер» форумнарында катнашты.
2013 нче ел спортчысы, академиянең өченче курс студенты  Селигер форумы турында сөйләп китте: «Минем әлеге төр чарада катнашуым беренче тапкыр түгел, шуңа да оештыруда кыенлыклар кичермәдем. Минем оештыручы буларак эшчәнлегемне яшьләр сәясәте буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин да бәяләп китте. «Селигер»да икенче сменада эшләгәндә «Беги за мной» проектын җитәкләдем, бизнес проект турында физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшчәнлеге буенча Дәүләт Думасы Комитетының председатель урынбасары Марат Бариев белән очраштым. Нәтиҗә буенча, мин грандка ия булдым. 15-19 нчы октябрьдә «Беги за мной» проектының фестивале үтә, шунда исә өч еллык проект нәтиҗәләре ясалды. Форумнарда катнашу – файдалы тәҗрибә генә түгел, яңа белем туплау чарасы да».

«Форумнарда катнашу өчен гариза язып җибәрергә һәм конкурсны узарга кирәк. Безнең һәммәбезнең дә регионнарда тормышка ашырырлык проектлар бар, - дип сөйли «I-Волга» һәм «Селегер» форумында катнашучы,  икенче курс студенты Чулпан Самигуллина. – Форумнарда илнең яшьләр, делегация эшчәнлеген чагылдырдык». «Минем өчен иң мөһиме проектан югары бәя алу, проектны тулысынча тормышка ашыру. Яңа мөмкинлекләр өчен бу чара ачык бер юл» - дип билгеләде Чулпан Самигуллина.

Светлана Зайкова

К списку