AAA

Идел буе академиясендә Кениянең җиңел атлетика спортчылары белем алачак

Җиңел атлетика Бөтенрәсәй федерациясе килешүе буенча дүрт Кения студенты Идел буе академиясенең хәзерлек бүлегенә укырга кабул ителде. Ел дәвамында стайерлар (25-яшьлек Эванс Киплагат ярыммарафон һәм марафон ераклыгына,19-яшьлек Исаак Кипкембои 1500м, Николас Чепсеба 1500м һәм 5000м, Амос Кибиток – 3000м каршылыклар белән чабу) рус телен  өйрәнә, шөгыльләнүләр алып бара. Алар исә Идел буе спорт һәм туризм академиясе өчен ярышларда катнашачак. Әлеге дүрт яклы килешү вуз, ВФЛА, Җиңел атлетика Федерациясе арасында төзелә. Үзләренең Казанга визитлары вакытында Кения студентлары шәһәр, академия тормышы белән танышачак, академия студентлары белән инглиз һәм рус теле дәресләрендә булачак. Соңыннан атлетлар уку-шөгыльләнүгә күчә.  

Проект IAAF белгечләре тарафыннан тормышка ашырыла (Җиңел атлетиканың Халыкара федерациясе).

Беренче очрашу чит ил студентлары белән кафедра җитәкчеләре, Җиңел атлетика буенча Бөтенрәсәй федерациясе Президенты Валентин Балахничев, Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов, ТРның Җиңел атлетика президенты Хафиз Салихов, яшmләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәмчесе Хәлил Шайхутдинов, IAAF проекты җитәкчесе Валентина Федюшина һәм администратор Ондер Озбилен катнашуында узды.

Йосыф Якубов: Безнең өчен бу иң мөһим проект. Кения студентлары – хәзерлек курсларының беренче укучылары. Ел дәвамында алар рус телен өйрәнә. Укыту да өзлексез бара, спортчылар җыелма ярышларга хәзерләнәчәк. Дистанцион белем бирү буенча система тормышка ашырыла. Килешүләргә нигезләнеп, җиңел атлетлар Идел буе академиясен Татарстанның төрле ярышларында  яклаячак. Шул нигездә, без халыкара белем бирү программасын тормышка ашырабыз.

Валентин Балахничев: сезнең яңа студентлар – бик җитди студентлар, үзләренең нәтиҗәләрен Рәсәй рекорды нәтиҗәсендә күрсәтәләр. Әлеге белем бирү проекты геополитик характерда, һәм без аны Рәсәйнең спорт министры  Виталий Мутко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект – академия һәм республика өчен ярышларда катнашучы чит илнең талантлы спортчылары өчен төзелгән.

Спорт миграциясе – илдәге спорт тармагындагы үсеш белән бәйле. Алдынгы спорт илләре үзләренең спортчылары белән нык кала. Мәсәлән, Кытай үсешле спортчылары өчен 10 грант билгеләде. Нигә яшь һәм талантлы белем ияләрен чит илдән чакырып була, ә спортчыларны юк? Рәсәйдә әлеге төр тәҗрибә үткәрелмәде. Татарстан Универсиада кебек зур чара уздыруы белән танылды, шуңа да әлеге чарага кирәкле шартлар тудырылган.

 Рәсәй Федерациясенең төп максаты талаантлы яшьләр тәрбияләү. Җиңел атлетика буенча Рәсәй чемпионатында 90 атлет чыгыш ясый (400, 800 һәм  1500м ераклыкка). Чит ил спортчылары ассимиляциясе аларны илдә калдыруга өмет белән башкарыла. Без йолдызлар түгел, үсешле яшьләрне әлеге эшчәнлеккә чакырырга тиеш.

Хәлил Шайхутдинов: әлеге төр спортчылар җиңел атлетика үсешен җайга сала, 2014 нче елда җиңел атлетика буенча Рәсәй чемпионаты уза, ә 2016 нчы елда дөнья юниорлык марафоны үтә. Татарстанда әлеге төр ярышларга хәзерлек бара, тренерлар чакырыла, спортчылар хәзерләнә. 11 клуб командасында 78 татарстанлы академия укучысы исәпләнә.

Хафиз Салихов: чит ил студентларын кабул итү башка вузларда да башкарыла. Якынча 1000 Татарстан студенты чит илдә белем ала. Әлеге проект белән эшләү республикада җиңел атлетика өлкәсендә фәнни үсешне җайга сала, стайерларның үз мәктәбен булдыра. Без әлеге программа үсешен сентябрь азагында кабул ителеп, 2020 нче елга кадәр торгызуны максат итеп алабыз.

Екатерина Косурова

Фоторепортаж монда

К списку