AAA

Теория һәм методика – гамәлгә

Казанның Вахитов районы №18 мәктәбендә Идел буе спорт һәм туризм акдемиясенең өченче курс студентлары “физик тәрбия” белгечлеге буенча гамәли практика тапшырдылар. Спорт-массакүләм “Күңелле стартлар” чарасы дүртенче сыйныфлар өчен уздырылды.

Практика барышында студентлар физик тәрбия дәресләре алып бардылар, атнасына 2-3 тапкыр балаларны спорт секциясенә чакырдылар. Укучыларның өлгереше буенча гомуми нәтиҗәне «Теория и методика спорта» буенча ясадылар.

«Беренче тапкыр студентларның практикасы әлеге мәктәптә уза,- дип бәяли физик тәрбия укытучысы Ольга Бутовецкая. – Бу бик файдалы тәҗрибә. Без дәреснең һәр этабын яхшылап уйладык. Академия студентлары үзләренең эшләренә җаваплы карадылар»,- дип өстәде ул.

Светлана Зайкова

К списку