AAA

2013-2020 ел үсеше программасы: перспектива белән эшлибез

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең Фәнни берләшмәсе вузның 2013-2020 елга үсеш программасын кабул итте. Академия ректоры Йосыф Якубов Фәнни Советта үзенең чыгышы белән алдагы еллар буенча академия үсеше турында сөйләде. Ректор чыгышы буенча Рәсәйнең спорт министрлыгы тарафыннан академия үсеше Концепциясе нигезендә 2013 елның мартында коллегия утырышында карар кабул ителгәнлеге турында искәртте. Идел буе академиясе – Рәсәйдә спорт белем бирү системасында бердәнбер вуз. Һәм аның үсеш программасы федераль министрлык тарафыннан расланган.

Программаны тормышка ашыруның төп максаты спортта хәзерлек белән тәэмин ителеш. Хәзерге вакытта вузның 73% студенты физик тәрбия һәм спорт юнәлеше буенча белем алалар. Әлеге төр программа буенча тәҗрибә мәйданчыгы төзелде – Гимнастика үзәге һәм Ишкәк ишү ярышлары үзәге – алар спорт резрвлары командалары оешуда федераль шөгыльләнү үзәкләре булып тора. Әлеге программа нигезендә Бөтенрәсәй һәм милләтара дәрәҗәдәге чаралар үткәрелә, кадрлар булдырыла.

Программаны тормышка ашыруның Оештыру этабы 2013-2014 елга төзелгән. Калган вакытка киң спектрда техник шартлар тудырылган. Проект җитәкчеләре булып академия структуралары җитәкчеләре тора. Программа этабы буенча 2015-2018 елларда вузның барлык механизм һәм инструментлары вузара бәйләнештә хәл ителә, 2018-2020 елда булачак тәҗрибәне булдыру күз алдына китерелә.

Программа академия ректоры җитәкчелегендә кабул ителеп, күп мәсьәләләр вузның Фәнни советы тарафыннан чишелә. Административ эшләр,  социаль үсеш буенча программаны Илшат Файзуллин тормышка ашыра. Әлеге программаны әйдәп баручы проректорлар Виктор Демидов, Фирүзә Зотова, Рамил Хайруллин һәм Айдар Салихов, вузның төп бухгалтеры Любовь Девельтова, укыту-методик идарә җитәкчесе Алмаз Галимов, факультет деканнары Юрий Болтиков белән Ләйсән Абинова, спорт объектлары җитәкчеләре Альберт Багаутдинов, Лилия Шафеева һәм Альберт Каримов.

«Әлеге төр программа физик тәрбия өлкәсендә комплекслы мәсьәләләр чишәргә ярдәм итә, - дип ассызыклый ректор Йосыф Якубов. – Сервис һәм туризм буенча белем алучыларга аерым программа каралачак».

Екатерина Косурова

К списку