AAA

Ланкаширга стажировкага!

2014 елның 9 - 15 февралендә Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлар төркеме Бөекбританиягә стажировкага китәчәк. Академиянең милләтара партнерларының берсе – Престон шәһәрендә урнашкан Үзәк Ланкашир  университеты, һәм ул үз чиратында академия белән белем бирү программасын тормышка ашыра.  Бөекбританиягә беренче визит 2012 нче елның мартында оештырылган иде.

Стажировка узу, университет, студентлар белән танышу, дәрес семинарларда катнашу кысаларында студентлар Илләр бердәмлеге уеннары мирасы булып калган Престон һәм Манчестердагы спорт объектларында булачак, алган белем, тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

50% юл бәясен студентлар түли. Монда исә авиабилет,кампуста яшәү һәм туклану керә. Чыгымнарның калган өлешен, шул исәптән Британия визасын студентлар үзләре түли. Стажировкага баручы студент инглиз телен сөйләм телендә камил үзләштергән булырга тиеш.

Төркемнәр туплау академиянең халыкара бүлегендә, каб. 1004, тел. (843)2949050, Вероника Гайворонская, e-mail: v.gayvoronskaya@sportacadem.ru. 

К списку