AAA

Югары технологияләр: студентлар энтузиазмы һәм җиңүгә омтылыш

28 нче декабрьдә  ИT-паркында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов карары белән республика конкурсы «Соло» узды. 75 мең укучы компьютерда үз осталыкларын күрсәтте. Шулардан 70 катнашучы гына сайлап алу этабыннан төп турга узды.

Финалчылар арасыннан Идел буе академиясенең беренче курс студенты Дарья Ларионова республика вице-премьер һәм информатизацияләү һәм элемтә министры  Романа Шайхутдинов кулыннан өченче урынга компьютер белән бүләкләнде.

«Әлеге программа буенча читтән торып безнең 30 академия студенты 321,331,341 һәм 351 төркемнәр, - дип билгеләде физика-математика дисциплинасы һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасының өлкән мөгаллимәсе Резеда Хадиуллина. - 9 студент «Соло» конкурсында катнашып җиңү яулады. Дарья Ларионова, Динара Акчурина, Гульназ Галимуллина, Динара Закирова, Алена Простолупова, Регина Садрутдинова, Лилия Хуснуллина, Алсу Шакирҗанова һәм Лейсан Яруллина зур активлык күрсәтте. Студентларны конкурска хәзерләү  2013 елның сентябрендә оешкан мәгълүмати технологияләр  студентларның фәнни түгәрәге тарафыннан алып барылды».

Республика конкурсы «Соло»дан тыш, тәгәрәкнең әгъзалары Халыкара Ачык Олимпиадада катнашты. Әлеге чара А.С. Попов исемендәге Урал радиотехник колледжы базасы тарафыннан оештырылды. Аның ктнашучылары Казахстан, Армения һәм Украинаның техник уку йортларыннан 4 мең укучы.

Яхшы нәтиҗәләрне 312 нче төркем студентлары  Евгений Халтурин белән Рөстәм Абдуллин күрсәтте. Олимпиада нәтиҗәләре буенча иҗади уңышларга Рифат Абдуллин (314 төрк.), Айдар Хабибуллин (317 төрк), Айрат Миңнегулов, Айрат Шагидуллин (319 төрк.), Айнур Габитов, Родион Отвалко, Сергей Матусевич һәм Юрий Немцов (351 төрк) иреште. Физика-математика дисциплинасы һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасынывң өлкән мөгаллимнәре Алмаз Ситдиков белән Резеда Хадиуллина укучыларны конкурска хәзерләгәнгә Халыкара Олимпиада оештыручыларыннан рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

«Безнең студентларны беренче уңышлары белән тәбриклисе килә, - дип билгеләп узды Алмаз Ситдиков. –Әлеге уңышлар киләчәк фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен стимул булса иде. Без студентларыбыз белән горурланабыз, һәм аларга саекмас энтузиазм һәм җиңүгә омтылыш телибез».

Екатерина Косурова

К списку