AAA

Наил Загиров: велосипедта «көмеш» җиңү артыннан

Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Наил Загиров велотриал буенча Рәсәй Кубогы финалы Кубогына ия булды. 12 этапта ярышучы 35 кешедән соңгы этапка 15 катнашучы иреште. Алар арасында Мәскәү, Ярославль, Самара өлкәсе, Красноярск, Оренбург һәм Пермь спортчылары.

Мәскәү җиңүчесеннән ике очкога гына калышып, Наил башкала спортчысын җиде очкога алдыртты.

«Мәскәү оештыручылары җитди рәвештә финалга хәзерләнгәннәр иде, - дип билгеләде велотуризм буенча спорт мастеры һәм спорт мастерына кандидат  Наил Загиров. – Беренче урынга да тырышырга була иде, аз гына калыштым. Икенче елга Испаниягә дөнья Кубогы ярышына барачакмын».

Искәртеп үтик, велотриал - маунтибайка дисциплинасы, велосипедта табигый һәм ясалма каршылыкларны җиңү (парапет, таш, бүрәнә, такта һәм башкалар). Спортчының төп максаты трассаны каршылыклар белән үтү.

Павел Железняк

К списку