Кавзанда Татьяна көне кысаларында "Бергә алга!" форумы уза. ТРның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы Россиянең вуз студентлар клубы өчен белем бирү сессиясе уздыра һәм әлеге чарада Рәсәй регионнарыннан 1000 студент катнашачак. Сессия "Россия – мөмкинлекләр иле" дип атала һәм студентлар клубы үсеше өчен заманча мөмкинлекләр һәм шартлар тудуру өстендә эшли. Чара Идел буе спорт һәм туризм академиясе базасында 5 мөһим юнәлеш буенча эшли. Кавтнашучылар алдынгы федераль экспертлар һәм һөнәри берләшмәләр белән әңгәмә алып барачак. 25 нче гыйнварда 5 мең студент "Татнефть-Арена"да популяр җырчылар Юлиана Караулова, «Банд’Эрос» һәм «Звери» төркемнәре концертында булачак. Идел буе академиясенең 200 дән артык студенты әлеге концертка барачак.
К списку