29 - 30 нчы майда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә (Универсиада авылы, 35) «Балалар-яшүсмерләрнең хоккей үсеше» темасына багышланган ике көнлек семинар узачак. Чараны оештыручылар Ю.И.Моисеев исемендәге АК Барс һәм академиянең өстәмә белем бирү үзәге. Семинарның Спикерлары «Югра» хоккей клубы тренеры, Россиянең атказанган тренеры, өч тапкыр дөнья чемпионы Игорь Захаркин, «Ак Барс» Хоккей академия директоры Евгений Рычков, ТРның физик тәрбия һәм спорт буенча атказанган эшчесе Ленар Вильданов, шулай ук студентлар командасы тренеры, Марий-Элның атказанган тренеры Әнвәр Валиахметов һәм башкалар.
Программаның беренче өлешендә хоккей үсеше, хоккей уенчыларын хәзерләү методикасы каралачак. Семинарлда катнашучылар Россия тренерлары, студент, укытучылар хоккей үсешенә караган мәсәләләрне барлаячаклар. Семинар 10:00 сәгатьтә башлана.
30 нчы май сәгать 10 да Идел буе академиясенең «Зилант» бинасында (Мавлютов урамы, 17В) студентлар җыелма командасының күнекмәләре, соңыннан Игор Захаркин җитәкчелегендә уен узачак.
К списку