Тавыш бирергә, җан атарга һәм җиңәргә!

14 нче июньдә Идел буе спорт һәм туризм академиясе иң яхшы яшь  укытучы-2017ны билгели. Ел саен уздырыла торган конкурсның финалы Идел буе академиясенең уку-лаборатор корпусының концерт залында үтә (Универсиада авылы, 35).

Конкурс ике этапта уза. Читтән торып уздырылган турда конкурсантлар үзләренең портфолио, фәнни нәтиҗәләрен, ирешкән уңышларын тәкъдим итте.

Алты финалист исемлегендә академиянең спорт уеннары теория һәм методика кфедрасы укытучысы, баскетбол команда тренеры, Россиянең  Олимпия комитеты стипендиаты Николетта Серебренникова бар.

Финал өч этаптан тора: иҗади презентация «Эволюция, экология, тормыш», «Фәнни ярыш» һәм Экология ел темасына багшлынган иҗади конкурс «Сәләтле кеше бар һәрвакыт сәләтле». Бүген http://kznscience.ru/main/proekty/luchshiy-prepodavatel-vuza-2017/ сайтында  финалистларга тавыш бирү ябыла. Николетта өчен тавыш бирегез!

К списку