Академия китапханәсе вакытка аваз сала

Бөтенрәсәй китапханә көнендә Идел буе академиясенең китапханәсендә «Вуз китапханәсе: вакытка аваз» түгәрәк өстәл оешты. Әлеге чарада заманча китапханә, электрон мөхит турында әңгәмә алып барылды, иң актив кулланучыларны бүләкләү булды.

«Интернет барлыкка килү белән, китапханәләр чоры бетә дигән фикер яши, – дип сөйли китапханәче Татьяна Корчагина. –Статистика буенча 200 меңнән артык Казан кешесе 48 муниципаль китапханә ресурсыннан файдалана. Дәүләт китапханәсе авторлык хокукына елга 10-13 мең басма туры килә. Киләчәк китапханәсе - реаль һәм виртуаль мөхит. Идел буе академиясендә 400 дисциплина укытыла.

Академиянең электрон уку залы хезмәткәре Елена Авдеева билгеләвенчә, студент, укытучылар һәм хезмәткәрләр карамагында 28 персональ компьютер исәпләнә. Монда электрон ресурсларга керү ирекле, иртәнге 8дән кичке 8 гә кадәр укырга була.  

Наталья Головлева елның иң яхшы китап сөючеләрен билгеләде. Алар исә спорт факультеты студенткасы Ирина Васильева, физик факультет студенткалары Кристина Камскова һәм Анастасия Кузьмина. Иң соралган уку-укыту методик пособия авторлары - профессор Фирүзә Зотова һәм доцентлар Андрей Назаренко белән Резеда Хадиуллина.

Чакырылган кунаклар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты китапханәсен җитәкләүче Лилия Исмагилова һәм уку залы җитәкләүче Ольга Логинова. Алар академиягә Они корпоратив журнал һәм вуз укытучылары китапларын бүләк итте.

«Без әлеге бәйрәм чарасына шат, - дип сөйли Наталья Головлева. – Бүген абонементта 2721 укучы һәм 23263 томнан артык нөсхә исәпләнә. Икенче ел рәттән «Китапханәгә китап бүләк ит!» акциясе уздырабыз. Узган ел чыгарылыш укучылары да үзләре үк укыган элеккеге нөсхәләрне безгә алып киләләр. Киләчәктә безнең фонд тулыланыр, әлеге төр очрашулар ешрак узар дигән теләктә калабыз».

К списку