Идел буе академиясендә чираттагы Гыйльми совет мәртәбәле кунаклар белән узды. Алар Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм вузның физик тәрбия кафедрасы җитәкчесе Руслан Колясов. Коллегалар спорт вузы коллективына VI Россиянең студентлар медицина һәм фармацевтика вузлары фестивален академия мәйданында оештырылуына рәхмәт җиткерде.
Рәхмәт хатлары фестиваль оештыру комитеты һәм КДМУ ректоры академия проректорлары Рамил Хайруллин һәм Илшат Файзуллинга, хуҗалык эшләре буенча җаваплы Ринат Хуснутдинов, уку-лаборатор корпус җитәкчесе Альберт Камалетдиновка тапшырылды. Медуниверситет ректоры кулыннан рәхмәт хатын вузның спорт биналары директорлары, «Буревестник» Марат Салихов һәм Казан теннис академиясенән Рамил Ногуманов алды. Алексей Созинов торак кластеры директоры Ксения Зубкова, туклану комбинаты директоры Ирина Беньяминова һәм социаль һәм тәрбия эшләре бүлеге хезмәткәре Алия Гариповага рәхмәт җиткерде.
Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов рәхмәт хатыннан тыш, фестивалнең махсус медале белән бүләкләнде. Алексей Созинов Йосыф Якубовка фестивальне үткәрүдә булышлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. «Сез – безнең дустанә һәм ышынычлы партнер», - дип хәбәр итте Алексей Созинов Гыйльми советта.
Барлыгы медик һәм фармацевтлар фестивалендә илнең 35 вузыннан 700 кеше катнашты, беренче тапкыр катнашучылар рәтендә Кытай республикасы бар.
К списку