Татарстан Республикасы чемпионатының яңа сезонында Идел буе академиясенең «Мотор - Академия» командасы футболистларына спорт мастерына кандидат исеме бирелде. 17 студент-футболист Сочида узган 2016 ел студентлар ярышында көмеш призер булган иделәр. Үзләренең көтеп алган значокларын спорт уеннары теория һәм методикасы кафедра җитәкчесе Игор Коновалов һәм кафедра укытучысы, спорт клубы директоры Эдуард Можаев кулыннан Тимур Садыков, Ильяс Тимуршин, Егор Мичурин һәм Антон Поканинов алды.
«Уен спорт төрләреннән әлеге дәрәҗәне алу җиңел түгел, – дип билгеләде «Мотор-академия» команда тренеры Дмитрий Денисенко. – Стулдентлар әлеге исемгә ел буе бардылар, Татарстан Республикасы чемпионнары булдылар, Бөтенрәсәй ярышларда ярымфиналны җиңделәр. Сочида Россия дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетына оттырдылар».
Идел буе академиясенең мини футбол буенча җыелма командасын әлеге җыелышта билгеләп уздылар. Футболистларга Татарстан Республикасы Югары Лигасы ярышында беренче урын өчен медальләр и кубок тапшырылды.
К списку