17 нче июньдә Казан теннис академиясендә халыкара ITF Kazan Open 2017 ир-атлар турниры башланып китте.
2017 нче ел турнир сериясе «хард» ачык кортында, ә приз фонды 10 -15 мең долларга җитә.
Татарстан данын – Тимур Киямов белән Александр Боборыкин яклый. Идел буе академиясе студентлары квалификация матчларында ярыша.
«Иң элек турнир «грунт» кортында булса, ул күчерелеп, «хард»ка күчте – дип сөйли Kazan Open 2017 турнирлар сериясе директоры Екатерина Ямшанова. «Испания теннис уенчыларын да әлеге шартлар азрак куркуга төшерде. Турнир 8 ил катнашуында уза».
Kazan Open 2017 турнирлар сериясе көн тәртибе.
ITF Kazan Open 1. Квалификация: 17–19 нче июнь. Төп турнир: 19–26 нчы июнь
ITF Kazan Open 2. Квалификация: 24–26 нчы июнь. Төп турнир: 26 нчы июнь–2 нче июль
ITF Kazan Open 3. Квалификация: 1–2 нче июль. Төп турнир: 2–9 нчы июль.
Бизнес-онлайн материаллары буенча
К списку