Алдагы көнне пресс-үзәктә старт пресс-конференция узды. 6 уен төре: пляж волейболы, гандбол, регби, футбол, бадминтон һәм очучы диск каралды.
Икенче ярыш мәйданы Казанканың яр буенда узды. Анда 7 уен төре каралган: баскетбол 3 кә 3, заманча биш төрле спорт җыелмасы, черлидинг, мас рестлинг, тайский бокс, бодибилдинг һәм воркаут.
Россиянең пляж спорты төрләре ассоциациясе 4 ел элек оешты – Казанда җәйге Универсиада-2013 башланган вакыт иде. Бөтенрәсәй ассоциациянең генераль директоры Илья Володарский Казан халкын әлеге истәлекле дата белән котлады һәм республика җитәкчелеген турнир белән котлады.
«Спорт һәм социаль проектларның башкарма дирекциясе» генеральный директоры Азат Кадыров катнашучыларга яхшы һава торышы теләде һәм җанатарларны трибунага чакырды.
Ярышлар һәркөнне 10.00нан узачак. Җанатарлар өчен керү ирекле.
К спискуVK35850