Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенткасы Алинә Фазылзянова стенд ату буенча Россия-2017 чемпионкасы булды. Чемпионат июль башында Югары Осланда башланды. Татарстан спортсменкасы финалга чыгып, 75 тән 68 мишен атты, ә хәлиткеч раундта Новосибирсктан Надежда Коновалованы – 48:46 исәбенә җиңде.
ТР стенд һәм ядрә ату Федерациясе материаллары буенча
К списку