«Буревестник» һәм Су спорты сарае 2022 елда йөзү буенча чемпионат кабул итә

Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) Казанда 2022 елга чемпионат кабул итә. Бу Будапештта су спорты буенча узган дөня чемпионатында билгеле булды. ТРның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр Владимир Леонов әлеге хәлгә ачыклык кертте. «Без әлеге гаризаны безнең республикада йөзү актив рәвештә үскәнгә күрә бирдек. Әлеге турнир 2015 нче ел мирасына багышлап эшләнә. Инфраструктураны җитди рәвештә үзгәртергә кирәк. Төп корылмалар инде әзер». Леонов сөйләвенчә, Су спорты сарае ярышларның төп аренасы. Тамашачыларның урынын алты меңгә җиткерү каралган. Бассейн «Буревестник» белән Универсиада авылы да әлеге чарада катнаша. «2015 нче ел дөнья чемпионатында  Универсиада авылын ошаттылар, - дип дәвам итә министр. – Безнең волонтерларның яхшы командасы, менеджерлар, оештыру авырлыкларын күрмим. Йөзү бенча Кубок ярышлары үткәрү планда. ФИНА белем бирү программасы ярдәмендә Казанга алдынгы тренерларны җыя». «Бизнес онлайн» газеты материаллары буенча

К списку