Җиңел атлет Иван Пакин – сурдлимпия чемпионы!

XXIII җәйге Сурдлимпия уеннары Самсунда узды (Төркия). Идел буе академиясе студенты 15.41м нәтиҗә күрсәтеп чемпион булды. Иван Пакин 15.13м нәтиҗәгә ирешкән белорус спортсмены Рамана Хралконы җиңде. - Бронза призер Украинадан Владимир Данильченко 15.08м нәтиҗә яулады.

- Мин үземнең чемпион булуыма ышанып бетә алмыйм! – дип сөйли спортсмен академия пресс-хезмәтенә. – Зур рәхмәтләремне тренерларыма Капустина Нина Алексеевна һәм Денис Викторовичка җиткерәм,алар ярдәмендә мин максатыма ирештем!. Көн кызу булды, ярышлар ике сәгать дәвам итте! Бу ярыш киеренке узса да, миңа җиңү алып килде! Иртәгә мине старт – озынлыкка сикерү квалификациясе һәм алдагы көнне финал көтә.

К списку