Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенткасы Евгения Косецкая бадминтон буенча Владивостокта узган «RussianOpen» халыкара турнирында алтын яулады.
Финалда спортсменка Малазиядән Софья Чены 11:9, 5:11, 11:5, 5:11, 11:4 исәбенә җиңде. Быел беренче ярышлар яңа кагыйдәләр буенча узды – биш партиядән 3-җиңү.
Бүгенге көндә Косецкая бадминтонист хатын-кызлар арасындагы рейтингта 38 нче урынны алып тора. Ир-атлар арасында рейтингта академия студенты Анатолий Ярцев 96-нчы.
ТР бадминтон Федерациясе материаллары буенча
К списку