Россия йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында бронза яулады

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең йөзү буенча студентлар командасы тренеры Маким Дедловский Будапештагы дөнья чемпионатында академия студенты Александр Красных 200м ирекле стиль йөзү буенча бронза призер булды. Татарстан данын яклаучы Григорий Тарасевич финишка 100 м аркада йөзеп бишенче килде.  

Александр Красных 200 метрны 1 минут 45,23 секундта килде. Кытай йөзүчесе Сунь Ян (1.44,39) чемпион булды. Икенче урында Америкадан Таунли Хаас (1.45,04). Красных өчен 50 метр бассейнда дөнья беренчелегендә бу беренче медаль. Ул шулай ук дөнья һәм Европа чемпионаты призеры булып тора.
Григорий Тарасевич  бронзага 0,13 секунд отырды. Йөзүнең җиңүчесе Кытайдан Сю Цзю. Көмеш һәм бронза җиңүне Америкадан Мэтт Греверс белән Райан Мёрфи алды.

Александр Красных белән интервью "Совет спорты"  http://www.sovsport.ru/gazeta/article-item/994346

К списку