Академиянең ике көрәшчесе: дөнья чемпионнары

Идел буе спорт һәм туризм академиясеннән Габдеҗәлил Сөләйманов белән Илнар Закиров бил көрәше буенча дөнья чемпионнары булдылар. Ярышлар Казахстан башкаласы – Астанда узды.

Халыкара класс спорт мастеры, аспирант һәм укытучы Универсиада-2013нең көмеш призеры Габдеҗәлил Сөләйманов ирекле стиль буенча 62 кг үлчәү категориясендә дүртенче тапкыр дөнья чемпионы булды! Өченче курс студенты 62 кг классик стильдә халыкара класс спорт мастеры нормативларын үтәде. Икесе дә чыгышлары белән Алексеевск районыннан.

 «Габдежәлил дөнья чемпионы титулын җитди рәвештә раслады, - дип ачыклык кертә академиянең көрәшчеләр командасы тренеры, гимнастика һәм көрәш кафедрасы укытучысы, профессор Азат Ахатов. – Илнар  өчен бу әлеге дәрәҗәдәге беренче ярышлар, ул яхшы нәтиҗә күрсәтте». Азат Әхәтов төп хөкемдарның ярдәмчесе булды.

Барлыгы турнирда 22 илдән 200 спортсмен катнашты.

 

К списку