Александр Красных – йөзү буенча дөнья Кубогы җиңүчесе

Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Александр Красных 400 метр дистанциядә ирекле стиль белән Мәскәүдә «Олимпийский» спорт комплексында дөнья Кубогы ярышларында булды.  

Александр 3 минут 38,85 секунд нәтиҗә күрсәтте. Икенче урынны Италиядән Габриэле Детти (3:39,02), өченче - Хенрик Кристиансен Новергиядән алды (3:39.88).

Берничә көн алдан Александр Красных 200 метр дистанциядә ирекле стиль йөзү белән көмеш алган иде. Спортсмен 1 минут 42,69 секундта көньяк Африкадан Чэд ле Кло (1.42,54) исәпкә җиңде.


ТР
Спорт министрлыгы һәм "Р-Спорт" пресс-хезмәте материаллары буенча 

 

К списку