Андрей Кириленко: Идел буе спорт академиясе миңа ошады

Идел буе спорт академиясенә Россия баскетбол федерациясе президенты (РФБ), атказанган спорт мастеры Андрей Кириленко килде.

Идел буе академиясенең уку-лаборатор корпусында Андрей Кириленконы ректор Йосып Якубов каршы алды. Ул вуз инфраструктурасы белән таныштырды, студентларның уку шартларын күрсәтте. Андрей Кириленко парта артына утырып, студент елларын да искә төшереп алды.

Студентлар – ир-атлар һәм хатын-кыз баскетбол уенчылары ир-атлар командасы тренеры, спорт уеннары  теория һәм методика кафедрасы укытучысы Олеся Матвиенко зур түземсезлек белән баскетбол «йолдызы» белән очрашуны көтте. Әлеге чара Федераль спорт-күнекмәләр үзәгендә үтте. Сөйләшү күнекмәләр процессы шартлары һәм спортсменарның уңышлары турында барды.  

«Идел буе спорт академиясе миңа ошады, – дип сөйли Андрей Кириленко.  Монда профессиональ кадрлар хәзерләү өчен яхшы шартлар тудырылган. Баскетболистлар яхшы – академия студентлары, спортсменнар илнең төрле почмагыннан җыелган. Хатын-кызлар җыелма командасы Белов Кубогы ярышларында уңышлы чыгыш ясый. Студент командалары яңа нәтиҗәләр күрсәтер дигән теләктә калам».

 

 

 

 

К списку