Ирина Яшина белән Далия Мингазова - Россия Олимпия комитеты стипендиатлары

Өченче курс студенткасы Ирина Яшина белән академия аспиранты Далия Мингазова Россиянең Олимпия комитеты стипендиясенә ия булдылар

«Академия» укучылары Россиянең спорт вузлары арасында 25 студент һәм аспирант арасыннан фәнни эшчәнлек һәм укуны алып бару белән бергә төрле чараларда катнашулары белән сайлап алынды.   

Аспирант Далия Мингазова үзенең арсеналында «бай» резюмега ия. Ул академик ишкәк ишү буенча 2011 нче ел Европа чемпионатында җиңүче, XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2015 Кванджуда җиңүче. Моннан тыш, ул Россия җыелма командасын әзерләүче фәнни төркемгә керә. Инглиз теле белән ирекле сөйләшеп, аспирантка чит ил фәнни басмаларны да барлый, чит илдә уку-күнекмәләр алып баруда да актив катнаша.  

Аның алты фәнни эше бар, әлеге эшләр югары квалификацияле.  Диссертацион тикшеренүләр фәнни-гамәли характерга ия.

Спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры, өченче категория хөкемдар Ирина Яшина – уникаль студентка. Спорт казаншларыннан тыш, Ирина Яшинаның ике фәнни  публикациясе, XXVIII «Олимпизм, олимпия хәрәкәте, олимпия уеннары Олимпия фәнни сессиядә өченче урын (тарих һәм заманавузара фәнни-гамәли конференцияләрдә һәрдаим катнаша. Моннан тыш  Ирина стуңдент чаралары һәм фестивалләрдә бию номерларында катнаша, спорт чараларында волонтер булып тора. Конфедерация Кубогы -2017дә Казанда катнашты. Ирина Яшина үзенең лидерлык һәм  тренерлык сәләтләрен күрсәтә. Күптән түгел ул Альпизм хәрәкәте «Киләчәк геройлары»: тәҗрибәле тренер»да катнашты. «Бу Приэльбрусьега ун көнлек гаилә экспедициясе. Әлеге урыннан Эльбрус 5600мны яулау», - дип фикерен бүлеште студентка. 

 

 

К списку