26 нчы августта Казанда икенче тапкыр массакүләм триатлон старты – IRONSTAR уза. Ярышларда Идел буе академиясенең икътисад эшләре буенча проректор Рамил Хайруллин катнаша. Аның кызы Лилиана STARKIDS балалар ярышында катнаша, аннан кегән керемнәр ятим балаларга спорт мәйданчыклары төзүгә тотылачак.
Быел Казан мәйданында 2 мең кеше старт ала. тысяч человек. Маршрут Кремль яр буеннна каралган. Оештыручылар триатлетларга физик хәзерлеккә карап традицион дистанцияләр бирә: спринт (IRONSTAR SPRINT TRIATHLON KAZAN 2017) – йөзү 750 метр, 20-километр велоузыш һәм 5-километр йөгерү яки триатлон» дистанциядә (IRONSTAR 113 KAZAN 2017), ул үз эченә 2-километр йөзү, 90 километр велоузыш һәм 21 километр йөгерүне ала.
Йөзү этабы Казансу елгасы акваториясендә уза. Велотрасса Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә чаклы, Казан Кремле, «Чаша» һәм башка биналар буйлап үтү каралган. Йөгерү этабы Кремл яр буеннан уза һәм ярышлар бәйрәм финишы һәм йөзләгән җанатарның алкышлары белән тәмамлана.
Старт алучылар арасында легендар капкачы ФК «Рубин» Сергей Козко, шоумен Михаил Шац һәм РФ Дәүләт думасы депутаты Ирек Зиннуров бар.
Ярыш үткәрү программасы
К списку