Мария Киселева: су спорты төрләре сарае – күнекмәләр өчен яхшы урын

Беренче тапкыр Идел буе академиясенең су спорты сараенда күнекмәләр уза. Әлеге чараны синхрон йөзү буенча олимпия чемпионкасы Мария Киселева уздыра. Танылган спортсменка үзенең укучылары һәм тренерлары белән Казанда август азагына кадәр була.

- Без күптән инде спорт лагере блдырырга хыялландык. Әлеге бинада кунакханә ачылгач, идея тормышка ашты. Яшәү, туклану, суда һәм залда күнекмәләр – барысы да бергә. Соңгы 7 ел минем тормыш һәм эшем Казан белән бәйле. Синхрон йөзү Татарстанда үсеш ала. Өч ел дәвамында мастер класслар белән киләбез. Җирле тренерлар да зур кызыксыну белән безнең белән. Моннан тыш, без 5 ел инде яңа ел каникулларына суда спектакльләр куябыз – быел  яңа шоу "Патша Салтан турында әкият" куелачак. Катнашучылар җирле спортсменнар – сикерүче һәм синхронисткалар, - дип сөйли Мария Киселева.

Синхрончыларның күнекмәләр процессы Мәскәүдән көне буен төзелгән: 6 сәгать суда һәм 3 сәгать залда. Мәктәптә малайлар юк, кызларга 7 дән 18 яшькә кадәр. Һәр көнне сәгать 7 дән торабыз, йөгереп алу һәм иртәнге аш. Кече төркем бассейнга барса, зур төркем залда.

- Атнасына бер безнең ял көне. Казан Кремленә обзор экскурсия белән бардык, "Кырлай паркында булдык. Бу ялларда Свияжскка барабыз. Су спорты сарае мәйданында пляж волейболы буенча Европа беренчелеге ярышлары узачак, - дип хәбәр итә Мария Киселева Казан журналистларына интервьюда.

Әйтергә кирәк, быел җыелма Россия командасы синхрон йөзүдә 20-еллык лидерлыгын бәйрәм итә. Мария Киселёва сөйләвенчә, Россиянең уңышы яхшы система, көчле тренерлар, тәҗрибә һәм ил арасындагы югары конкуренциягә бәйле.  


 

 

К списку