Су спорты төрләре сарае: Ачык ишекләр көнендә аншлаг

Яңа сезон старты алдыннан спорт объектларда Ачык ишекләр көне уздырыла. Йөзү белән шөгыльләнергә теләүчеләр артты. Үзләренең казанышларын ачык ишекләр көнендә йөзүчеләр, синхронистлар күрсәтте.

Су спорты сарае урынбасары Евгений Чернявский объектта 10 спорт төренең күнекмәләренең баруын әйтте. Алар арасында су спорты төрләре – йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү, су полосы, тизлектә йөзү. Шулай ук бокс, ушу, спорт-бал биюләр, фитнес һәм шахмат. Регуляр нигездә 2700 бала шөгыльләнә. ДЦП диагнозы белән балалар өчен дә махсус төркемнәр бар. Быел эксперименталь төркем "Аквамикс"ка синхрон йөзү буенча малайларны җыялар.  

Тренерларның штат составы да әлеге сезонда арта. Монда 55 специалист, шул исәптән 7 яңа тренер бар. Инструкторлар арасында академия укучысы Виталий Колеватов һәм өлкән курс студентлары Анастасия Круглова белән Роман Ахметвалеев бар.

Ике ел элек Су спорты сараенда ике спорт мәктәбе ачылды – «Акватика» һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен адаптив  мәктәп. Анда 552 кечкенә һәм 35 бала шөгыльләнә.

Гадәттә бинада Яңа ел бәйрәмнәре, олимпия чемпионкасы Мария Киселева тамашалары, халыкара ярышлар уза.

Абонементларны сату 10 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итә. Уртача алагнда көн дә 300 абонемент сатыла. Әйтергә кирәк, Су спорты сарае физик тәрбия дәресләре өчен, шулай ук бинада республика ярышлары уздыра. Моннан тыш, 2018 нче ел футбол кластерына керә, һәм бу футбол чемпионаты өчен волонтер корпусы эпицентры булып тора. 

 


 

 

К списку