Владимир Алекно Идел буе спорт академиясендә дискуссия уздыра

«Зенит-Казан» волейбол клубының тренеры Владимир Алекно Идел буе сплорт һәм туризм академиясенең һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студент һәм укучылар белән очрашты. Әлеге очрашу дискуссия кысаларында узды. Аны Россия регионнары вузларында   2017 нче елның сентябреннән Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык башкара. Проект студентларны танылган кешеләр белән очраштыра.  Әңгәмә темалары: «Яшьлек, глобализация, вакыт алмашыну», «Карьера һәм социаль лифт», «Лидерлык», «Культура», «Яңа белем бирү» һ.б.

Россия Федерациясе Гомуми палата Физик тәрбия буенча комиссия председателе беренче урынбасары  Владимир Алекно белән очрашу 29 нчы сентябрьдә 14 сәгатьтә (Универсиада авылы, 35 йорт).

 

 

 

К списку