Яңа уку елында Студентлар куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе итеп стенд ату буенча спорт мастер, "спорт менеджменты" буенча өченче курс студенты Владислав Бузунов билгеләнде. Беренчелекне аңа спортменеджер Рөстәм Шаяхов тапшырды.
"Әлеге хезмәт буенча академиянең ачылуыннан бирле эшлим, студентлар белән кызык, - дип сөйли Влад Бузунов. – Бу кешеләр белән аралашу, идарә итү тәҗрибәсе бирә. Узган елны җитәкче вазыйфасын башкардым. Башлаган чорда кешеләр дә җитмәде, кыенлыклар кичердек. Быел исә бар да үзгәрде. 25 кеше безгә килде. Хззер безнең хезмәттә 40 студент. Планда команданы ныгыту. Иң элек хезмәт тулай торакта барса, хәзер үз мәйданчыкларыбызны академия территориясендә, спорт биналарында булдырачакбыз".
Безнең хезмәт Белем көне, Бөтенрәсәй парадта катнашты. Студентларны кайгырту алгы планга чыкты. Ә Влад Бузунов рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
К списку