AAA

Кикбоксерлар -"академия командасы" җиңүгә бер адым

Идел буе академиясе студентлар командасы кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы вузлар спартакиадасында көмеш призер булды. Турнир КАИда төгәлләндеҖитди көрәштә «академия» КДАТУга оттырды. Команданы гимнастика һәм көрәш теория һәм методика кафедра укытучысы, Европа һәм дөнья чемпионы Илназ Сафиуллин хәзерләде. Зур ярдәмне бакалавриат чыгырылыш укучысы Абдумалик Назаров күрсәтте.

Турнир җиңүчеләре Тимофей Джафаров белән Илмир Нуруллин. Икенче урында Мунир Мамаджанов, Денис Скворцов, Алексей Егорченков һәм Хамза Сулейманов. «Бронза»ны Игорь Царегородцев, Денис Дегтярев, Эмиль Ахмедзянов, Максим Царев һәм Андрей Давыдов яулады. Ярышларда җанатар булып Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосып Якубов килде

К списку