AAA

Үзебезнекеләр өчен җан атабыз! Казанда IRONSTAR

Идел буе академиясе командасы "Баскет-холл"да акробатик рок-н-ролл буенча Россия Кубогы  ярымфиналистлары булды.

Идел буе академиясенең беренче һәм икенче курс студентлары «акробатик рок-н-ролл» буенча «класс-микст»  егетләр һәм кызлар (3 пар) һәм «Формейшн-кызлар» (2 команда). Ике дисциплинада бу бердәнбер Татарстан данын яклаучы команда.  

Нәтиҗә буенча, 7 команда ярымфиналга узды, калган 15 команда «Өмет» турына китте, анда 5 юллама оттылар. Финалда иң көчле 6 команда ярышты. 

Иң беренче чыгыш вакытында ялгышлар да җибәрелде.Нәтиҗә - 17 һәм 19 нчы урыннар. Турыдан туры юллама ярымфиналга алып булмады, «Өмет» турына эләктеләр. Монда исә команда бар көчен җыеп ярышты. 

Нәтиҗәләр таблода: бишенче, һәм көтеп алынган юллама 2 нче курс студентларына була.  

«Профессиональ булмаган спортсменнар өчен бу югары нәтиҗә. Тик безнең академиясе командасы көндәшләре көчле булуга карамастан, югалып калмадылар, - дип сөйли гимнастика һәм көрәш теория һәм методика кафедрасы тренеры Наталья Локтева.

«Класс-микст» дисциплинада егетләр һәм кызлар да сайлап алу өлешендә калдылар.

Артур Кадыров,  

Идел буе академиясенең студентлар медиаүзәге 

К списку