AAA

Үзебезнекеләр өчен җан атабыз! Казанда IRONSTAR

ТАТАРСТАН ЧЕМПИОНАТЫ - 2017 ИҢ ЯХШЫ ФУТБОЛИСТЫНА ТАЫВЫШ БИРҮ.  «АЛТЫН ТУП» исеменә тавыш бирү 30 нчы ноябрь 21 сәгатькә кадәр.

Бүгенге көндә төп претендентлар: «Бөгелмә-Рунако»дан Айдар Исрафилов белән «Мотор Академия» уенчысы, Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Владислав Кудряшов. Алар белән башка номинантлар: Түбән Кама «Шинник» капкачы Александр Самохвалов, ярым саклаучы Бөгелмәдән «Энергетика» Александр Кудряшов һәм «Мотор Академиядән» Артем Куклев. Тавыш бирү 11-12 процент тавыш исәбеннән.
- Влад, мин беләм, Ульяновск өлкәсеннән Димитровградтан. Син нинди командаларда уйнадың, Казанга килү максаты нидә?
- Дүрт ел мин КФКда уйнадым (Өлкәара футбол берләшмәсе. - Ред.), аннан армиягә киттем. Ульяновскта хезмәт иттем,  Димитровград командасында уйнадым. Армиядән соң югары белем алырга тырыштым. Интернеттан эзләнү нәтиҗәсендә Идел буе академиясенең футбол командасына килдем, өйдән дә ерак түгел,бар уңайлыклар да тудырылган.

- Сезнең күп кенә партнерлар «Мотор Академиядән» әлеге җәйне ПФЛ «Анжи Юниор» клубы белән профессиональ контракт төзеделәр. Сегә тәкъдим итмәделәрме?

- Юк. Бәлки мине белмәгәнмендер дә. Беренче сезонны Татарстан Чемпионатында уйнадым. Күргәнегезчә, «Анжи Юниор» ярты елга исәпләнгән проект булып чыкты.

- Сезнең командага студент турнирларында уйнарга туры килә. Сезнең караш моңа ничек?

- Узган сезонда кергән беркенче төркем «Мотор Академия» белән чагыштырганда көчле түгел. Ноябр уртасында узган Кырымдагы ярышка да  ярты команда травма белән барды. Нәтиҗәдә өченче урын алдык.

-Студентлар футбол лигасының үсеше бармы?
- Моңа ышанасы килә. Иң мөһиме НСФЛның үсеше булсын, үзләренең лигада уйнап, профессиональ дәрәҗәдә барсыннар иде. 

-Өмет бармы?

-Әлегә булдырам икән-уйныйм. 

- Синең өчен тавш бирүдән җиңү мөһимме?

- Әлеге тавыш бирүләрнең танышлар, танышларның булуга карамастан, файдалы ягы бар. Кешеләр тавыш бирү нәтиҗәләрен күреп, дискуссиягә керә, Татарстан Чемпионаты турында белә.

Татарстан Чемпионаты - 2017 иң яхшы футболисты өчен тавыш бирергә монда.

 

К списку