Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Александр Красных 400м ирекле стиль буенча Копенгагенда узган Европа чемпионатында алтын медаль яулады. Финалда Красных 3.35,51 иреште. Көмеш призер венгр Петер Бернек (+1,63). Өченче урында Норвегиядән Хенрик Кристиансен (+3,12). Әлеге "алтын" Россия җыелма командасы өчен икенче. Беренче җиңүне 200м дистанциядә Климент Колесников яулады.
«Башка йөзүчеләр фонында бу җитди йөзү булды. Көндәшләр артта калды, арыганлык та өстәлде, - дип сөйли Красных. – Мин 3 минут 35,30 тизрәк йөзәргә тырыштым. Быел мин дөнья Кубогының өч этабында да йөздем, халыкара стартлар минем өчен җитди булды. Ярыш ритмы быел көчле булды», - дип билгеләде Красных.
Р-спорт материаллары буенча
К списку