AAA

Видео

Картинка для анонса
13.04.2013
Экстрим

Картинка для анонса
27.03.2013
Ректор Йосыф Якубов вуз үсеше Концепциясен Рәсәйнең Спорт Министрлыгы коллегиясенә тәкъдим итте

Бүген Мәскәүдә Виталий Мутко җитәкчелегендә Рәсәй Спорт Министрлыгының спорт резервы хәзерләү системасы буенча коллегия утырышы булды. Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов бер үк вакытта белем бирү белән бергә академиянең фән һәм спорт белән шөгыльләнү мәйданы буларак үсешкә ия булуын җиткерде. «2013 елда Рәсәй хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән «Физик тәрбия һәм спорт үсеше» дәүләт программасы буенча спорт резервын хәзерләү системасы балалар-яшүсмерләр һәм студентлар спорты белән берлектә алып барылучы алдынгы юнәлешләрдән санала, - дип ассызыклады Йосыф Якубов үзенең чыгышында. – Шуңа да безнең академия көчле матди базаны тәшкил итә. Әлеге база 7 заманча спорт комплексы, уңайлы торак Универсиада шәһәрчеге кампусы һәм 2013 елның 1 сентябрендә вуз карамагына тапшырылачак күпфункциональ укыту-лаборатория корпусын үз эченә ала. Әлеге биналарны куллану Бөтендөнья студентлар спорт чараларыннан соң куллану мәсьәләсе чишелешендә каралган».

Рәсәй Спорт Министрлыгының Фән һәм Мәгариф Департаменты белән спорт хәзерлеге оештыру Ассоциациясе белгечләре катнашында эшләнгән вуз үсеше Концепциясе түбәндәгене күзаллый: Идел буе спорт һәм туризм академиясе яшүсмерләр, юниор, студентларның җыелма командаларын җәйге төр спорт уеннарына хәзерләү, "югары  тренерлык  курслары" программасын тормышка ашыру, спорт резервын хәзерләү Федераль үзәге белән берлектә официаль җәйге төр спорт уеннары буенча яшүсмерләр, юниор, яшьләр һәм студентлар катнашуында ярышлар уздыру.

«Булдырылган шартлар академия базасында спорт резервының федераль тикшеренү мәйданын  барлыкка китерүгә ярдәм итә, - дип дәвам итә ректор. – Без спорт хәзерлеге һәм ярышлар үткәрү эшчәнлеген генә түгел, белем бирү процессы белән берлектә алып барырга, кадрлар хәзерләү, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен шартлар тудырырга бурычлы».

Мисал өчен, ректор вузның бер объектын игътибар үзәгенә алды. Казан теннис академиясе Рәсәйнең теннис буенча Федерация Президенты Шамил Тарпищев җитәкчелегендә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов игътибары карамагында теннис үсеше өчен федераль мәгънәгә ия үзәк санала. Әлеге бинада фәнни һәм медицина-биология тикшерүләре үткәрү шартларында төрле яшьтәге спортчылар хәзерләү эшчәнлеге алып барыла. Татарстан җыелма командалары өчен сәләтле спортчылар сайлап алына. Алдынгы тренерларның эшчәнлеге өчен мөһим шартлар тудырыла. Турнирларның тренерлары, хөкемдарлары, идарә эшләре алып баручылар ярышлар үткәрү эшчәнлеге белән квалификацияләрен күтәрә. «Әлеге төр эшчәнлек белгечләрнең үзләре белдерүенчә, вакыт таләп итә, - дип бәяли Йосыф Якубов. – Безнең объектларда спорт төрләре буенча үзәкләр төзү нәфис гимнастика, йөзү, ишкәк ишү ярышлары спорты буенча Бөтенрәсәй федерациясе игътибарына алынды».

Академиядә төзелгән спорт клубы спорт төрләре буенча академиядә студентлар командалары төзү түгел, алдынгы тренерларны зур үсеш эшчәнлегенә ия спортчылар белән шөгыльләнүне дә тәэмин итә. «Белем бирүне актив шөгыльләнү һәм ярышлар үткәрү эшчәнлеге белән бер агымда алып бару – белгечләрнең сыйфатлы хәзерлекле үсеше, һәм бу алга китеш үз чиратында үсеш Концепциясе тарафыннан расланганнан соң, программа нигезендә эшли башлаячак, - дип ассызыклый ректор.

 

Белешмәләр өчен: ике ел дәвамында акмадемия нигезендә сыйфатлы дәрәҗәдә бакалавр, магистр, аспирантура юнәлешләре буенча белем бирү процессы бара, шуларның 70% «физик тәрбия» юнәлеше буенча белем ала. Хәзерге көндә вузда 1 һәм 2 курслардан Рәсәйнең 27 регионыннан 581 студент белем ала. Шуның белән бергә, 3 МСМК, 88 МС һәм 124 КМС. Әлеге елның 1 сентябренә вуз беренче 1000 студентны тәшкил итәчәк. Академиядә дистанцион белем бирү системасы эшли, кадрлар хәзерләү һәм  квалификацияне күтәрү үзәге эшчәнлеген башлап җибәрде, Милләтара белем бирү үзәге эшләп килә, фәнни лабораторияләр нигезендә спорт резервы хәзерләүдә фәнни-тикшеренү институты  технологияләрен гамәлгә ашыру процессы дәвам итә.

Картинка для анонса
27.03.2013
Академиягә студентлар язы килә!

29 март  көнне 18.00 сәгатьтә «Әкият» балалар иҗат Үзәгендә «Студентлар язы-2013» студентлар фестиваленең сайлап алу этабы була. Җиңүчеләр региональ турга узып, «Студентлар язы» Бөтенрәсәй фестивалендә катнашу мөмкинлеге алачак.

Региональ этап  2,5 мең Татарстанның талантлы студентын җыя. Конкурс көннәре 4-6 апрельгә билгеләнгән, ә 8 апрельдә «Студентлар язы - 2013» Республика фестивале Гала-концерты узар дип көтелә.
Идел буе академиясе студентлар клубы председателе, икенче курс студенты Олег Аверьянов белдерүенчә, безнең академия студентлары тамашачы өчен күңелле чыгыш хәзерли, һәм әлеге чыгыш махсус жанрда студентлар һәм «Бөек биюләр» катнашучылары башкаруында бию номерлары белән оештырылачак.