AAA

Милләтара белем бирү үзәге FISU

Студентлар спортының Милләтара белем бирү үзәге Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе нигезендә Милләтара студентлар спорты федерациясе, Россия Федерациясенең  спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы, Рәсәй спорт студентлар берләшмәсе ярдәмендә оешкан.

МБҮ FISU миссиясе – милләтара спорт студентларның хәрәкәте үсеше, Ботендөнья Универсиада мирасын саклау, спортның гуманистик байлыкларын һәм олимпизм принцибын пропагандалау; тәҗрибә юнәлешендә белем бирүнең киң чараларын куллану, Рәсәй һәм дөнья спорты өчен кадрлар әзерләү.

Максатлар:

  • Милләтара спорт студентлар берләшмәсенең имиджын үстерү;
  • Милләтара спорт студентлар хәрәкәте индустриясендә төрле сегментлар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү;
  • Студентлар спорты өчен инновацион фәнни-тикшерү платформасы булдыру;
  • Эш һәм спорт элитасы өчен коммуникацион мәйдан булдыру.

Бурычлар:

  • Рәсәй һәм дөньякүләм студентлар хәрәкәте, физик культура һәм спорт өчен кадрлар әзерләүдә инновацион белем бирү проектларын әзерләү һәм тәҗрибәдә куллану;
  • студентларнын  спорт проектлары, милләтара һәм дөньякүләм студентлар оешмасында актуаль мәсьәләләр буенча семинар, конференция, форумнар әзерләү;
  • яшьләр арасында социаль негатив күренешләрне кичектерү, студентларны олимпизм байлыкларына, идеалга төшендерү;
  • яшьлэрдә толерантлык хисләре тәрбияләү,студентлар оешмасыннда илара тыгыз бәйләнеш барлыкка китерү;
  • Рәсәй һәм дөньякүләм  студентлар спорты олкэсендэ тенденция һәм проблематика усешендэ тикшерүлэр алып бару, спорт индустриясендә идарәчелек эшчәнлеге очен унайлылыклар тудыру.

 

 

                     ОСНОВНЫЕ НАПРАВЛЕНИЯ ПОДГОТОВКИ

 

Төп белем бирү программалары

 

Аерым программалар (Special Programs)

Квалификацияне күтәрү өчен кыска вакытлы модуль программалары спорт индустриясендә уникаль программа,шулай ук бу программа аерым заказ буенча эшләнә.

 

 

Магистратура программалары

Әзерләүнең төп профильләре:

- аерым спорт төрендә югары квалифицияле спортчыларны әзерләү;

- физик культура һәм спорт өлкәсендә профессиональ белем бирү;

- профессиональ спортта  менеджмент;

-  физик культура һәм спорт эшчәнлегендә хокукый тәэмин итү;

-  физик культура һәм спорт өлкәсендә милләтара бәйләнеш;

- физик культура һәм спорт өлкәсендә мәгълүмати-пропагандалык тәэминаты.

 

Җәйге курслар программасы

Спорт индустриясендәге хезмәткәрләр өчен семинарлар.

 

on-line курслары программамы

 Яңадан-яңа белемнәрне Җир шарының төрле почмагыннан төрле вакытта алу мөмкинлеге.

 


Җаваплы директор

Бариева Лилия Маратовна

+7(843) 221 09 70

iec@sportacadem.ru