AAA

Милләтара белем бирү үзәге FISU

Студентлар спортының Милләтара белем бирү үзәге Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе нигезендә Милләтара студентлар спорты федерациясе, Россия Федерациясенең спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы, Рәсәй спорт студентлар берләшмәсе ярдәмендә оешкан.

МБҮ FISU миссиясе – милләтара спорт студентларның хәрәкәте үсеше, Ботендөнья Универсиада мирасын саклау, спортның гуманистик байлыкларын һәм олимпизм принцибын пропагандалау; тәҗрибә юнәлешендә белем бирүнең киң чараларын куллану, Рәсәй һәм дөнья спорты өчен кадрлар әзерләү.

Максатлар:

  • Милләтара спорт студентлар берләшмәсенең имиджын үстерү;
  • Милләтара спорт студентлар хәрәкәте индустриясендә төрле сегментлар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү;
  • Студентлар спорты өчен инновацион фәнни-тикшерү платформасы булдыру;
  • Эш һәм спорт элитасы өчен коммуникацион мәйдан булдыру.

Бурычлар:

  • Рәсәй һәм дөньякүләм студентлар хәрәкәте, физик культура һәм спорт өчен кадрлар әзерләүдә инновацион белем бирү проектларын әзерләү һәм тәҗрибәдә куллану;
  • студентларнын спорт проектлары, милләтара һәм дөньякүләм студентлар оешмасында актуаль мәсьәләләр буенча семинар, конференция, форумнар әзерләү;
  • яшьләр арасында социаль негатив күренешләрне кичектерү, студентларны олимпизм байлыкларына, идеалга төшендерү;
  • яшьләрдә толерантлык хисләре тәрбияләү,студентлар оешмасыннда илара тыгыз бәйләнеш барлыкка китерү;
  • Рәсәй һәм дөньякүләм студентлар спорты олкэсендә тенденция һәм проблематика усешендэ тикшерүлэр алып бару, спорт индустриясендә идарәчелек эшчәнлеге өчен унайлылыклар тудыру.

Оештыручылар:

• ФИСУның Милләтара студентлар спорты федерациясе

• Рәсәй Федерациянең спорт Министрлыгы

• Татарстан Республикасы хакимияте

• Рәсәйнең спорт студентлар берләшмәсе

Үзенчәлекләр:

• Квалификацияле Рәсәй һәм чит ил укытучылары

• Эре спорт объектлары һәм турнирларда стажировка үтү

• Белем бирү программалары, ФИСУ сертификатлары

• Дәүләт үрнәгендәге сертификат

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫ

Курс һәм семинарлар:

• спорт менеджменты

• event-менеджмент

• персонал белән идарә итү

• маркетинг һәм PR

• мәгълүмати технологияләр

• медицина һәм антидопинг

Волонтерларның ресурслар үзәге:

• Волонтерлык координатлык программаларының белем бирү модуле

• Волонтерларны эре спорт чараларына хәзерләү

Спорт журналистлары “U Media”: Милләтара мәктәп

•Спорт төрләре буенча гамәли күнекмәләр алу һәм квалификацияне үстерү өчен белем бирү модуле

«Обозреватель Казань 2013» программасы

Универсиада шәһәрчегендә Универсиада 2013 музее

 

МОЦ FISUның җаваплы директоры Лилия Бариева:

«Үзәкнең төп бурычы – спорт менеджменты өлкәсендә белем бирүне тәэмин итү һәм эре халыкара ярышлар оештыру».

ХӘЗЕРЛӘҮНЕҢ ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

Төп белем бирү программалары

Аерым программалар (Special Programs)

Квалификацияне күтәрү өчен кыска вакытлы модуль программалары спорт индустриясендә уникаль программа,шулай ук бу программа аерым заказ буенча эшләнә.

 

Магистратура программалары

Әзерләүнең төп профильләре:

- аерым спорт төрендә югары квалифицияле спортчыларны әзерләү;

- физик культура һәм спорт өлкәсендә профессиональ белем бирү;

- профессиональ спортта менеджмент;

- физик культура һәм спорт эшчәнлегендә хокукый тәэмин итү;

- физик культура һәм спорт өлкәсендә милләтара бәйләнеш;

- физик культура һәм спорт өлкәсендә мәгълүмати-пропагандалык тәэминаты.

 

Җәйге курслар программасы

Спорт индустриясендәге хезмәткәрләр өчен семинарлар.

on-line курслары программамы

Яңадан-яңа белемнәрне Җир шарының төрле почмагыннан төрле вакытта алу мөмкинлеге.

МОЦ FISU төзүдә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган партнерларның тәэсире

Җаваплы директор

Бариева Лилия Марат кызы

+7(843) 221 09 70

iec@sportacadem.ru