AAA

Җыелма футбол командасы НСФЛда старт ала

14.10.2019 в 11:24
Җыелма футбол командасы НСФЛда старт ала

20-22 нче октябрьдә Идел буе спорт академиясенең «Буревестник» спорткомплексында Миили студентлар футбол лигасы сезоны-2019/20 чемпионаты старт турлары матчы уза.

Академиянең җыелма командасы старт матчны 20 нче октябрьдә РЭУ (Мәскәү) командасы белән үткәрә.  Команда узган сезонда өч уен үткәрде, хәзер таблицада өченче урынны алып тора. Икенче көнне академия  2018/19 лигасының көмеш призеры Кубан дәүләт университеты белән уйнаячак. Чыгышларын Чечня дәүләт университеты белән тәмамлаячаклар.

Әйтергә кирәк, 2018/20 сезонында «академия» НСФЛ чемпионатында  дүртенче урынны алды. Командада төп тренер алышынды. Айрат Гайнуллин «Рубин»га күчте. Җыелма команданы Волгоград «Ротор» элеккеге уенчысы, педагогика фәннәре кандидаты Никита Ткаченко күнекмәләр бирә.

Матчларның көн тәртибе

1 нче тур 20 октябрь 2019   

10:00     Идел буе спорт академиясе (Казан)    – : – РЭУ (Мәскәү)

13:00     ЧДУ (Грозный)  – : –   КубДУ (Краснодар)

2 нче тур 21 нче октябрь 2019 

10:00   Идел буе спорт академиясе (Казан)   – : –   КубДУ (Краснодар)

13:00     РЭУ (Мәскәү)   – : –   ЧДУ (Грозный)

3 нче тур 22 октябрь 2019 

10:00     РЭУ (Мәскәү)   – : –   КубДУ (Краснодар)

13:00     Идел буе спорт академиясе (Казан)   – : –  ЧДУ (Грозный)