AAA

Идел буе акадмиясе студенткасы Россия данын Халыкара олимпия академиясе конференциясендә яклый

10.02.2020 в 00:00
Идел буе акадмиясе студенткасы Россия данын Халыкара олимпия академиясе конференциясендә яклый

Идел буе академиясенең спорт факультеты студенткасы Дания Усманова Мәскәүдә узган Бөтенрәсәй фәнни олимпия сессиясендә җиңүче булды.  Әлеге чара Россия дәүләт физик тәрбия, спорт, яшләр һәм туризм дәүләт университеты базасында узды. Хәзер исә Дания Россия данын Грециядә узачак Халыкара олимпия академия конференциясендә яклый.

2019 нчы елның көзендә Усманова Татар АССР һәм академиянең 45-еллык юбилеена багышланган 31-нче Олимпия фәнни сессиясендә җиңүче булды. Аның докладының темасы «2017-2020 ел олимпия циклының заманча нәфис гимнастика буенча акробатик элементлар тенденцияләре» фәнни гамәли конференциядә иң яхшы дип танылды.

- Республика этабында узганнан соң, мин фәнни эш өстендә эшләүне дәвам иттем. Әлеге теманы мин фәнни җитәкчем, гимнастика теория һәм методика кафедрасы укытучысы Лилия Коновалова белән ике ел эшләдем. Алдагы ел тәҗрибәләр миңа Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясарга мөмкмнлек бирде. Хәзер исә Грециядә инглиз телендә булачак чыгышка хәзерләнәм.

Әйтергә кирәк, Олимпия фәнни сессиясендә алган җиңү Дания өчен узган уку елында бердәнбер генә түгел. Үзенең активына академия студенткасы «Ел студенты» конкурсын кертә ала, тик уңыш елмаймаса да, Дания тукталып калмады.  Хәзер исә Данияне олимпия шәһәре Греция көтә!

Әйтергә кирәк, Мәскәүдә уңышлы гына академия магистрантлары София Мирошниченко һәм Анастасия Горшенина чыгыш ясады. Конкурста алар ииң яхшы докладлар унлыгына кертелде.