AAA

Академия чаңгычылары – кышкы Универсиада җиңүчеләре

25.02.2020 в 00:00
Академия чаңгычылары  – кышкы Универсиада җиңүчеләре

Красноярскта узган VI Бөтенрәсәй кышкы универсиада 2020дә Идел буе академиясе студентлары җиңү яулап, чемпион титулына ия булдылар.  Команда зачеты буенча академия биш көн дәвамында җыйган җиңүләр суммасы буенча җиңүче булып танылды.

Җыелма академия командасы составы циклик спорт төрләре теория һәм методика кафедрасы укытучылары Айдар Сиразетдинов һәм Леонид Савосин җитәкчелегендә шөгыльләнә. Алар беренче курс студенты Полина Лобастова, дүртенче курс студентлары Нияз Таипов, Сергей Лытнев һәм Дарья Белослудцева, икенче курстан Илья Кузнецов, өченче курс студентлары Егор Трефилов белән Светлана Зиянгирова, магистрантлар Павел Белослудцев белән Ольга Кучерук.

Ярышларның старт көнендә магистрантлар Ольга Кучерук белән Павел Белослудцев 5 һәм 10 километр классик стиль белән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Икенче көнне Светлана Зиянгирова 5-километр дистанциядә икенче, ә Нияз Таипов 10-чакрым узып, җиңү яулады.  

Программаның икенче төре спринтер ярышлары. Ольга Кучерук беренче, ә Полина Лобастова -  икенче урын алды.

23 нче февральдә студентлар 3х5 км һәм ир-атлар – 4х7,5 км узды. Ир-атлар командасыннан стартка Илья Кузнецов, Павел Белослудцев, Егор Трефилов һәм Нияз Таипов чыкты. Ә Полина Лобастова, Светлана Зиянгирова һәм Ольга Кучерук икенче булды.  

Ярышларның йомгак көнендә Универсиада катнашучылары команда спринтында көч сынашты. Лобастова белән Зиянгирова өченче, ә Трефилов белән Таипов – икенче урын алды.