AAA

Академия студенткалары – чемпионат округы призерлары

25.02.2020 в 00:00
Академия студенткалары – чемпионат округы призерлары

Идел буе спорт академиясе студентлары спорт гимнастикасы буенча  18 - 22 нче февральдә Пензада узган Идел буе федераль округ чемпионатында ике көмеш һәм бер бронза җиңү яуладылар.

Чемпионатта барлыгы РФнең 11 субъектыннан 61 гимнастка чыгыш ясады. Татарстан җыелма команда составында көмеш призерлар Наталья Капитонова, Екатерина Левченко һәм Элина Кайгулова. Капитонова көмеш медаль яулап,  2020 нче елның мартында узачак Россия чемпионатына юллама отты. Элина Кайгулова ирекле күнекмәләр буенча иң көчлеләр квартетына керде.

Март аенда ир-атлар арасында ПФО чемпионаты уза. Аның составында  академия студентлары: Александр Чичеров, Максим Синичкин, Илья Любимов, Данил Головин, Никита Симонов һәм Егор Черенцов.