AAA

«Академия» студентлары стартап конкурсында катнаша

23.02.2020 в 00:00
«Академия» студентлары стартап конкурсында катнаша

Узган атнаны Идел буе академиясендә «Идея» инновацион-җитештерү технопарк вәкилләре булды. Алар вуз студентларына «Трансфер технологияләре»нә кагылышлы технологик проектлар турында сөйләде.

Проектта катнашу өчен преакселерацион программада катнашу кирәк (аның максаты - үзенең проектларын базар продуктларына җиткерү), катнашучылар 26 нчы февральдә алдан теркәлү узып, гаризаны  e-mail адресы nastart@tpidea.ru җибәрә ала .

Җиңүчеләргә проектта катнашу өчен ярдәм булачак. Үз проектларын яклау белән бергә потенциаль инвесторлар һәм җитештерү өлкәсендә партнерлар табарга булышачаклар.

Конкурста 18 яшьтән алып катнаша алалар, алар жюрига үз идеяларын гына тәкъдим итеп кенә калмый,  проект командасы белән дә таныштыра. «Идея» инновацион программалар технопаркы җитәкчесе Евгения Лазарева сөйләвенчә, алар яңа идеяларны кабул итәргә һәрвакыт шат.

«Старт! Игътибар! Марш!» конкурсындагы проектлар экспертлар бәясе аша үтә. Үзәк белгече Мария Абызова сөйләвенчә, әлеге оешманың җитәкчеләре спорт, экология һәм биотехнология өлкәсендәге проектларны шатланып кабул итә.

- Без Казан стартабы ит җитештерү технологияләрен өйрәнәбез, күзәнәкләрдән лабораториядә ит үстерәбез. Без – медиклар, спорт медицинасы өлкәсендә без үсәргә тиеш, - дип сөйли Мария. – Әлеге идеяны без Идел буе академиясе белән бергә үстерә алабыз.

«Технологияләр трансферы үзәге» проект белән генә булышмый, авторны эшкә алырга да риза.

Конкурс комиссиясе составына «Идея» технопаркы вәкилләре һәм аның резидентлары, ООО «Трансфер Технологияләре Үзәге», Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы, вузларның структур бүлекләре, укытучылар составы, җитештерү предприятияләре һ.б. керә.