AAA

Академия студентлары проекты өчен Россия президенты гранты

05.03.2020 в 00:00
Академия студентлары проекты өчен Россия президенты гранты

Президент Фонды конкурсы грантлары җиңүчесе исеменә “Утырып уйналучы волейбол” магистрантлар проекты лаек булды.

Барлыгы 8,5 мең гариза, Татарстаннан 277 гариза конкурска бирелде. Якынча ике меңнән артык проект 4 млрд.сум акчаны идеяны тормышка ашыру өчен алачак. 50 Татарстан җиңүчесе арасында Идел буе академиясеннән Юлия Сафиканова һәм Чулпан Галиеваның проектлары бар. Адаптив физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы студенткасы Юлия Сафиканова Казанда терәк-хәрәкәтләнү аппаратында җитешсезлекләр булган спортсменнар командасын җыйган иде. Юлияның идеясын кафедра җитәкчесе Лариса Парфенова хуплады. Казан командасы Мәскәү өлкәсендә узган Россия чемпионатында катнашты. Бүген команда составына минималь җәрәхәтләәр булган өч студент, ике колясочник  һәм ампутацияле бер студент керә.

Ике ел дәвамында проект үзенең актуальлеген күрсәтте. Команда Россия чемпионатында, Әстерханда, Санкт-Петербург турнирында катнашты. Һәрдаим күнекмәләр, мастер-класслар спортсменнар тормышында зур роль уйный.                                                                                                    Команда турында Татарстан Республикасының спорт Министрлыгында һәм республика физкультура-спорт инвалидлар оешмасында беләләр. Проект «Зенит» волейбол клубы җитәкчелегеннән дә  ярдәм алды.

Президент грантлары конкурсында җиңү командага яңа форма алырга, спорт җиһазы булдырырга, ярышларга чыгарга ярдәм итә. Күнекмәләр вакытында уенчылар мастер спортына кандидатлар булып калмыйлар, Татарстанда адаптив спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Утырып уйналучы волейбол Паралимпия уеннары программасына керә, ә җыелма Россия командасы дөнья чемпионы булып тора. Командага ярдәм иткән очракта Татарстанда утырып уйналучы волейбол буенча үз чемпионнары барлыкка килергә мөмкин.