AAA

Алар лаеклы. «Академия» триосы мактаулы исемгә лаек

07.03.2020 в 12:21
Алар лаеклы. «Академия» триосы мактаулы исемгә лаек

Академия триосына март башында “атказанган” исеме бирелде. Магистрант Илнар Закиров һәм өченче курс студенты Никита Шлейхер Россиянең атказанган спорт мастеры, ә көрәш төрләре теория һәм методика кафедрасы укытучысы  Габдыҗалил Сөләйманов РФнең  атказанган тренеры исемен алды.

Илнар Закировка Россиянең атказанган спорт мастеры исеме көрәше буенча дөня чемпионатында алтын алганнан соң бирелде. Әлеге җиңү аның укытучысы Габдыҗалил Сөләймановка да алтын медаль китерде. Әлеге җиңүләрдә гимнастика һәм көрәш кафедрасы профессоры Азат Ахатовның өлеше зур.

Өченче курс студенты Никита Шлейхер 2019 нчы елда зур уңышлар җыйды.  Киевта узган Европа чемпионатында суга сикерү буенча ул ике алтын медал алды. Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча аның исәбендә ике алтын һәм өч көмеш. Шлейхер 2019-нчы елда Дөнья FINA серия этаплары ярышларында катнашты. 2020 нче елда Монреалда (Канада) алтын яулады.